Мәдәният яңалыклары

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

6 август Тәтеш районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең беренче сыйныф укучылары һәм махсус хәрби операцияд ә катнашучы хезмәткәрләренең балалары өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнаштылар.

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Арцыбашев балаларны һәм аларның әти-әниләрен тормышларының яңа чоры башлану белән котлады, булачак беренче сыйныф укучыларына бары тик «яхшы» билгеләренә генә укуларын теләде һәм 4 беренче сыйныф укучысына һәм махсус хәрби операцияд ә катнашучыларның 7 баласына канцелярия товарлары алуга сертификатлар тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе, оештыру эшләре бүлеге мөдире Гүзәл Ибраһимова балаларга канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.

Балалар өчен кинотеатрда  «Минем әти-аю» фильмы күрсәтелде.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International