6 август «Чивгоня» фольклор ансамбле (Киртәле мәдәният йорты, җитәкчесе Татьяна Абраконова) Казан шәһәренең Горький исемендәге паркта «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектының икенче кичәсендә катнашты.
Парк территориясендә җиде милли хуҗалык булдырылган, биредә Татарстан районнарыннан фольклор коллективлары йолалардан өзекләр күрсәткәннәр, алар гаиләдәгеләрнең иминлегенә, туган җиргә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.