14 августта Түбән Тархан авыл клубында балалар өчен ял оештыру кысаларында «Игротека» танып-белү-күңел ачу сәгате үткәрелде.
Чара барышында яшьләр шахмат һәм шашка кебек өстәл уеннарында, шулай ук «Ежик»журналының балалар басмаларында тәкъдим ителгән интерактив уеннарда катнашты. Һәр катнашучы эмоциональ киеренкелекне җиңеп һәм ихтыяр сыйфатларын күрсәтеп, җиңүгә омтылыш күрсәтте.
Турнир йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде, аларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.