Җирле тарихчы, шагыйрә Равия Садретдинованың шәхси музеенда аның тууына 90 ел тулуга багышланган “Мин авылыма гашыйк” дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Бай көнкүреш музее белән Равия Әһлиулла кызының балалары таныштырды. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, сугыш чоры баласы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.