«Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 16-19 сентябрендә Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 5,6,7 сыйныф укучылары һәм ЮИД отрядлары әгъзалары «Сакла» юл хәрәкәте иминлеге порталында Республика интернет-олимпиадасында актив катнаштылар. Олимпиаданың максаты - укучыларда кирәкле белем һәм күнекмәләр формалаштыру юлы белән юл хәрәкәтендә имин катнашуны тәэмин итү.