Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча мәгариф оешмалары эшчәнлеген камилләштерү, шулай ук мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар арасында юл хәрәкәте өлкәсендә хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү максатларында 2025 елның 15-20 сентябрендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында чаралар уздырылды:
- класс сәгатьләре, мәгариф оешмалары тирәсендәге урам-юл челтәре буйлап экскурсияләр, «куркынычсызлык минутлары»;
- педагогик хезмәткәрләр өчен инструктажлар;
- индивидуаль мобильлек чараларыннан куркынычсыз файдалануны, яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалану кирәклеген аңлатучы ата-аналар җыелышлары.
2025 елның 17 сентябрендә район мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» үткәрелде. Укучылар «Без урам буйлап барабыз» дигән җәяүле экскурсия ясадылар. Экскурсия барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, перехлар турында белемнәрен ныгыттылар