2025 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлеге республиканың медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр рәвешендә 3022,2 млн сумнан артык акча күчерде. Сәламәтлек саклау системасының 30,4 меңнән артык хезмәткәре мондый ярдәмне ай саен ала.
Бу ярдәм чаралары табиблар һәм беренчел ярдәм звеноларының урта персоналы өчен аеруча мөһим, нәкъ менә алар беренче булып авырулар белән очрашалар һәм көн саен югары киеренкелек белән эшлиләр. Түләүләр медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр үзгәреп тора.
Түләүләрне тәҗрибәле хезмәткәрләр дә, вакантлы вазыйфаларга беренче тапкыр килгән яшь табиблар һәм шәфкать туташлары да ала.
Медицина учреждениеләре ай саен хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыра, анда әлеге хезмәткәр турында мәгълүматлар, түләү суммасы һәм түләү исәпләнгән күрсәткечләр күрсәтелә. Социаль фонд банк счетларына акчаны җиде эш көне дәвамында күчерә, һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка хәбәрнамә җибәрелә.
Махсус социаль түләүләр тулы булмаган эш көне тәртибендә эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен дә саклана. Бу акчаларга керемгә салым салынмый һәм элеге сумма уртача хезмәт хакын исәпләгәндә исәпкә алынмый.