Хөрмәтле тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары!
30 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Тәтеш районы мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылуга багышланган «Барлык юллар да сарайга алып бара» дигән концерт була.
Бу кичне сезне уңайлы атмосфера, бай программа һәм иҗат коллективларының, солистларның, шулай ук чакырылган артистларның якты чыгышлары көтә.
Артистлар яңа музыкаль композицияләр тәкъдим итәчәк, шулай ук үз репертуарларыннан яраткан җырларын башкарачак. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең иҗаты һәм һөнәрләренә мәхәббәте белән тамашачыларның йөрәкләрен кабызачак, аларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк. Алар, гүзәллек дөньясына ишек ачып, чын бәйрәм булдырачаклар. Сезне сәнгать һәм иҗат дөньясына чакырабыз! Якты чыгышлар белән ләззәтләнү һәм уңай хис-кичерешләр алу мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз.
Билетларны РДК кассасында карарга мөмкин. «Пушкин картасы» буенча сатып алу мөмкинлеге бар.Белешмәләр өчен телефон: 25758.Категория 12+