Бүген безнең миләшләрнең бәйрәм көне!
Халык календаре буенча 23 сентябрьгә Кызыл миләш бәйрәме туры килә. Безнең бабаларыбыз хәзер кояш кышка йокларга китә, һәм чын көз башлана, дип сөйләгәннәр. Шул көннән кыраулар башлана-димәк, миләш уңышын җыярга вакыт җиткән. «Сабый» балалар бакчасында миләшкә багышланган тематик көн узды. Миләшне күзәтү барышында балалар миләш һәм җиләк яфракларының төсе үзгәрүен билгеләделәр. Шулай ук бу җиләкләрнең дәвалау үзлекләре, көз ахырында миләш җиләгенең әчкелтем-әчкелтем тәмгә ия булуы турында да белделәр. Сәнгатьчә эстетик үсеш дәресендә өлкән төркем балалары пластилинография техникасында «Миләш тәлгәше» сурәтләделәр. Кече группа балалары миләш тәлгәшләре ясадылар. Эшне башкару процессы барысын да кызыксындырды. Әзер картиналарны балалар күргәзмәгә куйдылар һәм миләш тәлгәшләрен рәхәтләнеп карадылар.