Дәүләт йомгаклау аттестациясенә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Педагоглар һәм остазлар» проекты, 23 сентябрьдә Олы Шемәк урта мәктәбендә укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә багышланган очрашу узды.

Чарада Олы Шемәк, Алаберды, Тоншерма урта мәктәпләрдән һәм Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбенән укучылар, укутучылар һәм ата-аналар катнашты.

ГИА тапшыруга кагылышлы төп мизгелләр турында түбәндәгеләр мәгълүмат бирде:

*             Авандейкина Валентина Петровна, Бердәм дәүләт имтиханының муниципаль координаторы.

*             Белякова Наталья Владимировна, Төп дәүләт имтиханының муниципаль координаторы.

*             Ризаева Нурия Наил кызы, «ТР Тәтеш МР башкарма комитетының мәгариф бүлеге» методисты.

Очрашуның максаты - ата-аналар һәм укучыларны алда торган имтиханнарның үзенчәлекләре белән таныштырудан, аттестация процедураларын оештыру һәм уздыру тәртибен аңлатудан, шулай ук балаларны сыйфатлы әзерләү өчен кирәкле чаралар турында фикер алышудан гыйбарәт иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International