» Балалар һәм яшьләр «милли проекты кысаларында 9 класс укучылары «Минбар» театрының«Аклыкка илтсен юллар» спектаклен карадылар, ул Тәтеш районы мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты Ильяс Халиков җитәкчелегендә узды. Спектакльдә яшьләр, өлкән буын, авыл проблемалары яктыртыла.