Дәүләт йомгаклау аттестациясенә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Педагоглар һәм остазлар» проекты, 24 сентябрьдә Килдеш урта мәктәбендә укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә багышланган очрашу узды.

Чарада Килдеш, Урюм, Бакырчы урта мәктәпләрдән һәм  Кошки-Новотимбай төп гомуми белем бирү мәктәбенән укучылар, укутучылар һәм ата-аналар катнашты.

ГИА тапшыруга кагылышлы төп мизгелләр турында түбәндәгеләр мәгълүмат бирде:

*             Ромашкина Д.М., Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары;

*             Авандейкина В.П., Бердәм дәүләт имтиханының муниципаль координаторы;

*             Белякова Н.В., Төп дәүләт имтиханының муниципаль координаторы;

*             Ризаева Н.Н., «ТР Тәтеш МР башкарма комитетының мәгариф бүлеге» методисты.

Очрашуның максаты - ата-аналар һәм укучыларны алда торган имтиханнарның үзенчәлекләре белән таныштырудан, аттестация процедураларын оештыру һәм уздыру тәртибен аңлатудан, шулай ук балаларны сыйфатлы әзерләү өчен кирәкле чаралар турында фикер алышудан гыйбарәт иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International