"Әни йөртә" шәһәр конкурсы

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Яшьләр һәм балалар» (подпроект "Балаларга иң яхшысы"), шулай ук "Имин һәм сыйфатлы юллар" (подпроект "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы") милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш автомәктәбе автодромы территориясендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче әниләр арасында ДОСААФ автомәктәбенең күчмә кубогына «Әни йөртә» 2-нче шәһәр машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Бәйгедә Тәтеш шәһәренең «Әкият», «Каенкай", «Миләш» балалар бакчалары командалары катнашты, алар бәйгенең теоретик һәм практик этапларында көч сынаштылар. Теоретик өлеше юлда балаларның куркынычсызлыгы темасына багышланган ун тест соравыннан торды. Теоретик өлеш тәмамлангач, конкурсантлар автодромга күчтеләр, анда автомобильләрдә «Эстакада», «Параллель парковка», «Гараж», «Чикләнгән киңлектә борылыш» сынаулары узды. Һәр автомобильнең #мамарулит#конкурсы хештегы була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International