Байраш төп мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 26 сентябре, җомга

Сентябрь-хезмәт эшләре ае. Мәктәп коллективы җәйге хезмәт практикасы вакытында мәктәп яны участогында үстергән уңышны җыеп алырга вакыт җитте. Шуңа күрә  мәктәптә өмә үткәрелде. Көн искиткеч җылы, кояшлы иде. Барысы да рәхәтләнеп эшләделәр, участокны намус белән һәм тиз башкарып чыктылар. Кишер,чөгендер, бәрәңге уңышын җыйдык, җәй буе сөендергән һәм инде чәчәк аткан чәчәкләрне җыйдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International