Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

29 нчы сентябрьдә Келәш авылында Тәтеш районының мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре булып китте. Кунаклар Равия Садретдинованың шәхси музеена барып, музей экспонатлары, экспозицияләре белән таныштылар.

Мәдәният йортында  Ватанны саклаучылар елына багышланган “Җирдә тынычлык хакына” дип исемләнгән күргәзмә карадылар. Музейда 40 ел хуҗалык җитәкчесе булган, сугыш һһәм хезмәт ветераны Ибраһим Вәли улы Садыйковка багышланган “ Легендар шәхес” дип аталган искә алу сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар аның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштылар.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International