1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр өлкән буын кешеләре өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.
Сорауларыгызны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була.
Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә була.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!