30 сентябрь көнне Тәтеш районы мәдәният йортында «яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Мир один на всех» мастер - классы булып узды.анда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркеменә килүчеләр катнашты.
Мастер-классны Бакырчы авылы мәдәният йорты директоры Екатерина Гафурова үткәрде. Чарада балалар рус бизәкләренең барлыкка килү тарихы һәм төрле төрләре белән таныштылар һәм агач эшләнмәләрне рәсемгә төшереп караганнан соң үзләрен чын осталар итеп хис итә алдылар. Дәрес барышында катнашучылар рәсемнәрнең төп элементларын үзләштерделәр, шулай ук гармонияле композицияләр төзү серләрен белделәр.