Халыкара өлкәннәр көне - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе! Бу хөрмәт һәм ихтирам бәйрәме, ул өлкән буынга Ватан иминлегенә хезмәтләре, үсеп килүче буын үсешенә керткән өлешләре өчен чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
Бәйрәм алдыннан Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәрбия эше штабы җитәкчелегендә Олы Шәмәк авылында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Талантлы балаларыбыз интернатта яшәүчеләрдә чын күңелдән елмаю һәм шатлык уяткан музыкаль номерлар, шигырьләр әзерләделәр. Без ярдәмгә мохтаҗларга гади игътибар һәм кайгыртуның никадәр зур әһәмияткә ия булуын күрдек.
Өлкәннәрнең шат йөзләре һәм киләчәктә аларга килүләрен сораулары әлеге чарада катнашучылар өчен иң югары бүләккә әверелде.
Өлкән яшьтәге инвалидлар интернат-йортына бару безнең күркәм традициябез булыр дип өметләнәбез. Балалар әби-бабайларының хәлен белергә, аларның тормышларын бераз күңеллерәк итәргә бик шат иделәр. Хушлашканда балалар үз куллары белән ясаган истәлекле открыткалар бүләк иттеләр, шулай ук уку йорты пешекчеләре әзерләгән бәлешләр дә тапшырылды. Бу вакыйга балаларның да, өлкәннәрнең дә хәтерендә мәңгегә калачак якты һәм күңелне нечкәрткеч мизгелгә әверелде.