Тәтеш шәһәренең "Сабый" балалар бакчасы

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Бүген «Сабый» балалар бакчасы коллективы Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган куркынычсызлык культурасы дәресенә кушылды. «Пилотсыз очу аппараты: файда һәм куркыныч» дигән танып-белү дәресләре узды.

Балалар чара барышында БПЛА һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, БПЛА табылган очракта, һичшиксез, олыларга хәбәр итәргә, паникага бирелмәскә, өлкәннәрнең күрсәтмәләрен үтәргә, куркыныч зонадан китәргә, ышык урын табарга кирәклеген исләрендә тоттылар. Мондый дәресләр балаларда заманча технологияләр белән кызыксыну уята һәм аларны куркыныч гадәттән тыш хәлләрдә игътибарлы һәм сак булырга өйрәтә.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International