Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

30 сентябрьдә Россиядә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә. Өстәмә белем бирү үзәгендә әлеге датага багышланган чаралар узды.
Берләшмәләрдәге балалар өчен директор урынбасары Җәббарова Э.Н.танып-белү әңгәмәсе үткәрде, анда балалар илебезнең һәм азат ителгән Көньяк төбәкләрнең гомуми тарихы, шулай ук бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең Россия составына кайту юллары турында белделәр. Ә әңгәмәнең нәтиҗәсе "Бер ил-бер киләчәк!".
Шулай ук  укучылар «Без бергә» флешмобында катнаштылар, асфальтка тынычлык турында рәсемнәр ясадылар һәм видеосәлам яздырдылар. Бу Россиянең һәм Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең бердәмлеген, халкыбызның бердәмлеген символлаштырды. Тынычлыкка өмет, тәртип һәм киләчәккә ышаныч уята!

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International