Традиция буенча өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне алдыннан Нармонка мәктәбе укучылары педагогларны котладылар, аларга Нармонка мәктәбендә күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары! Сез-педагогик һөнәрнең горурлыгы һәм рухи көче. Сезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгез - яңа уңышлар һәм казанышлар өчен ышанычлы старт мәйданчыгы. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм озын гомер телибез!