«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Бар да иң яхшы балаларга» подпроектасы кысаларында 2025 елның 1 октябрендә 7-11 сыйныф укучылары арасында физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы узды. Укучылар «Сириус» белем бирү центы платформасында биремнәрне үтәделәр.
Олимпиада нәтиҗәләре өч көннән, жюри эшкәрткәннән соң билгеле булачак. Җиңүчеләр олимпиаданың киләсе этабында катнашу мөмкинлеге алачак.