2025 елның 1 октябрендә Тоншерма урта мәктәбендә гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия ачык дәресе үткәрелде.
Аның төп максаты - үсеп килүче буында тормыш иминлеге культурасын пропагандалау. Бу дәрес балаларга бәхетсезлек очракларын булдырмау, теләсә нинди ситуациядә тормышны һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрнең мөһимлеген искә төшерде.