"Әкият" балалар бакчасында педагогик хезмәт ветераннары, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр белән традицион очрашу булды

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

"Әкият" балалар бакчасында педагогик хезмәт ветераннары, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр белән традицион очрашу булды. Бу матур һәм якты бәйрәм көнне  без өлкән буынны аерым игътибар белән чолгап алабыз.

Балаларның ветераннар һәм хезмәткәрләр белән очрашуы җылы, дустанә атмосферада узды. Бәйрәмдә катнашучылар үз мәшәкатьләре турында онытып,  күңелләре белән ял итеп  бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Без хөрмәтле кунакларыбызга бәйрәмдә катнашулары өчен зур  рәхмәтле һәм аларга нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез. Безнең мәхәббәтебез һәм хөрмәтебез һәркөнне аларның йөрәкләрен җылытсын!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International