«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Балаларга иң яхшысы» ярдәмче проекты кысаларында «Әкият» балалар бакчасында Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык культурасы ачык дәресе узды.
Балалар белән пилотсыз очу аппаратлары, аларны тапканда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында танып-белү әңгәмәләре узды.
Ә «Кызыксынучаннар»- мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар гражданнарны яклау көллиятендә булдылар. Анда балаларга көллият укытучысы Кострина Елена Николай кызы һәм 311 төркем курсантлары белән бергә пилотсыз очкычлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт уздырдылар. Балалар БПЛАның башка өлкәләрдә дә киң кулланылануы: авыл хуҗалыгында, коткару эшләрендә, фәнни – тикшеренү максатларында һ.б. шулай ук күп кенә модельләрне үз күзләре белән күрә, аларның очышларын күзәтә, нинди дронның нинди максатларда кулланылуын белә алдылар. Курсантлар җитәкчелегендә балалар үзләрен оператор ролендә сынап карый алдылар. Очрашу балаларның күзләрендә кызыксыну һәм чын соклану хисләре уятты, ә белем багажы яңа материал белән тулыланды.
Көллият коллективына, Кострина Е. Н. га, 311 группа курсантларына җылы һәм танып белү очрашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!