Кече Шәмәк Мәдәният йортында Өлкәннәр көнендә "күңел һәм йөрәк җылысы" бәйрәм күңел ачу программасы узды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләренә музыкаль теләкләр җиткерделәр . Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәмгә килүчеләр конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм программасы вакытында залда күңел җылысы һәм шатлык рухы иде. Биләр һәм бабайлар бер-берсе белән аралаша, шатлыкларын уртаклаша, бии һәм хәтта яраткан җырларын башкара алдылар. Яшьлек еллары искә төште, төрле тормыш тарихлары сөйләнде.
Бәйрәм күңелгә ятышлы һәм өйдәгечә игелекле булды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.