2 октябрь көнне Зур Әтрәч мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы кичә узды.
Өлкән яшьтәге кешеләр адресына авылыбыз имам-хатыйбы Гомәр Зәки улы Садиров, Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Ринат Ибраһим улы Хәкимов һәм "Нур" агрофирмасы директоры Радик Галимҗан улы Нургалиев котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Концерт программасында авыл үзешчәннәре башкаруында татар җырлары һәм җирле язучы Исхак Фәйзинең шигырьләре яңгырады.