Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 3 октябре, җомга

3 нче октябрьдә Келәш мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Зирәклек көне” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Келәш авылы җирлеге башлыгы Фәнил Галимов өлкәннәрне котлап иң изге теләкләрен җиткерде.

«Хатирә» төркеме,үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунаклар хөрмәтенә матур җырлар, шигырьләр яңгыраттылар. Халык театры артистлары башкаруындагы “Ана хакын хаклап” дип исемләнгән театраль күренеш тамашачылар  күңеленә хуш килде. Хезмәт ветераны Рәшит Саттаров, җирле ветераннар советы җитәкчесе Фәния Минһаҗева да җылы теләкләрен җиткерделәр. Чара чәй өстәле артында дәвам итте, оештыручылар ёщм кунаклар  ООО “Агроил” авыл хуҗалыгы җитәкчелегенә рәхмәтле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International