Өченче буын университетын ачу кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре Сергей Еенинның тууына 130 ел тулуга багышланган «Поэтик кәеф» әдәби кафесы үткәрделәр. Чарада катнашучыларны әлеге вакыйга белән Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Николаева һәм социаль фондның Тәтеш районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова котлады. Программада-шигырьләр уку, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү, шулай ук аның әсәрләре турында фикер алышу. Катнашучылар XX гасыр башы атмосферасына чума, укучылар башкаруында яраткан юлларын ишетә һәм үзләре өчен Еенин иҗатының яңа якларын ача алдылар. Чараны Евгения Старшинина башкаруында Сергей Старенин шигырьләренә музыкаль номерлар бизәде.