Һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм хокукый агарту айлыгы кысаларында Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Мельников Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына һәм Иванов Н. П.исемендәге.Юнармия отряды (җитәкчесе Ванюхин А.В.) активистларына Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы белем бирү оешмаларына керү тәртибе һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары бүлекчәләрендә хезмәт итү тәртибе турында сөйләде. Укучылар полиция эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырылды.
Очрашу барышында полиция хезмәткәре полициядә эшләү өчен кирәкле мөһим сыйфатлар һәм күнекмәләр турында мәгълүмат белән уртаклашты, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеге һәм хокук бозулары мәсьәләләренә кагылды. Дмитрий Юрьевич яшьләр арасында хокук бозулар буенча статистик мәгълүматлар китерде һәм әлеге хокук бозуларны профилактикалау бүлегенең эше, шулай ук алдакчылыкны булдырмау чаралары турында сөйләде. Укучыларда әлеге темалар зур кызыксыну уяттылар, алар шулай ук полициядә карьера ясау мөмкинлекләре турында да сораштыларр. Бу очрашу аларның әлеге тема белән югары дәрәҗәдә кызыксынуларын һәм тормышта үз урыннарын табарга омтылуларын күрсәтте.