3 октябрь көнне Килдеш урта мәктәбендә Укытучылар көнен бәйрәм итү булды!
Укучылар мөгаллимнәрне матур номерлары белән сөендерделәр: күңелгә үтеп керә торган җырлары, юмористик күренешләре һәм дәртле биюләре белән. Мәктәп директоры Л.П. Малькина барлык укытучыларга фидакарь хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен зур рәхмәтен белдерде, мәктәпне укучылар өчен икенче йорт итеп торгызуда педагогларның мөһим роль уйнавын ассызыклады.