Тоншерма урта мәктәбендә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" циклы кысаларында «Хөрмәт нәрсә ул?" дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде.
Дәреснең максаты: кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә ихтирамның әһәмиятен, җәмгыять һәм кеше өчен укытучы һөнәренең ролен күзаллауны формалаштыру.
Дәрес барышында укучылар видеороликлар карадылар, тема буенча фикер алыштылар, интерактив биремнәр башкардылар.