«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Иң яхшы балаларга» подпроекта 2025 елның 6 октябреннән 12 октябренә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Импульс» профильле сменасы узды. Анда А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбе укучылары Алексеев Софья һәм Павлов Злат катнашты.
Укучылар «Җәмгыять белеме» предметы буенча укыту-тренировка дәресләрендә булдылар, анда әлеге фән буенча республика олимпиадасында әзерлек һәм катнашу белән бәйле проблемалы биремнәр һәм ситуацияләр каралды.