Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында мәктәптә үзидарә көне узды. Бу көнне өлкән сыйныф укучылары үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар һәм алар урынына дәресләр алып бардылар. Барлык укучылар да үз рольләренә җаваплы карадылар, яхшы әзерләнделәр һәм дәресләрне кызыклы итеп үткәрделәр.