7 октябрь «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Олы Шәмәк авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар, биредә гомер кичерүче һәркемгә «Дуслар даирәсендә» дип исемләнгән бәйрәм программасын бүләк иттеләр. Үзешчәннәр башкаруында яраткан җырлар, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады.
Күңелле бәйрәмгә әверелгән концертлары өчен интернатта яшәүчеләр чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерделәр.