7 октябрь көнне Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юлларда өлкәннәрнең йөрү куркынычсызлыгын киметү максатыннан "Юлда күрен!" акциясе үткәрделәр.
Акция кысаларында өлкән яшьтәге җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар (брелоклар, асылташлар, ябыштыргычлар) йөртергә кирәк, дип аңлаттылар. Акциядә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементларны фар яктысында яхшырак күренү өчен файдалануның мөһимлеге турында белешмә тараттылар.