Һөнәри юнәлеш бирү буенча «Киләчәккә Билет» проектын, "Яшьләр һәм балалар" милли проектын, "Балаларга иң яхшысы" ярдәмче проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары класс җитәкчесе Я.В. Курзаева җитәкчелегендә «Россия – минем тарихым» тарихи паркында мультимедиа күргәзмәсендә булдылар. Укучыларның «1945-2016: Бөек Ватан сугышында Җиңүдән алып 2016 елга кадәр» экспозициясе белән танышу мөмкинлеге булды, ул Россиянең аякка басуындагы хәзерге этапны тасвирлый.
Парк төрле интерактив экспонатлар белән гаять зур мәйданчыктан гыйбарәт. Экспозициядә видеоинфография, анимация, өч үлчәмле модельләштерү һәм цифрлы реконструкцияләү алымнары кулланылды.