2025 елның 8 октябрендә Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте" катнашучылары юнәлеш җитәкчесе Е. В. Дмитриева һәм "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте координаторы Е. С. Борисова белән берлектә шефлыкка алган "Әкият" балалар бакчасында булдылар.
Остазлар балаларга "Беренчеләр хәрәкәте" нең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, уеннар үткәрделәр һәм белемнәре белән уртаклаштылар.
Балалар рәхәтләнеп сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Аннары балалар күңелле зарядка ясадылар. Очрашу бер сулышта узды.
Хушлашканда балаларга "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылар кулы белән ясалган кыстыргычлар бүләк иттеләр.