Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1 нче мәктәбенең «Бархан» отряды наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар тәрбия буенча директор киңәшчесе Л. Н. Лазарева җитәкчелегендә укытучылар көненә «Укытучыга рәхмәт" акциясе оештырдылар.
Укучыларук үз куллары белән «Көзге чәчәк бәйләмнәре» әзерләделәр һәм, педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап һәм аларга сәламәтлек теләп, бүләкләрен бәйрәм концерты алдыннан район мәдәният йорты мәйданында укытучыларга тараттылар.