Килдеш мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

8 октябрьдә Килдеш урта мәктәбендә «Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервы»проектыннан кунаклар булды.

2014 елда старт алган әлеге масштаблы проект бөтен республика буенча талантлы идарәчеләрне ачыклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Быел Тәтеш районында «Кадрлар резервы»нда катнашучы өч кеше стажировка үтә. Мәктәп аларны шатланып каршы алды:

  • Булатова Наталья Сергеевна, Лаеш районының Усады авылыннан «Инноватика» күп профильле лицее директоры.
  • Тунцев Денис Владимирович, Казан милли тикшеренү технология университетының Химик кибернетика кафедрасы мөдире.
  • Фәсхетдинов Айрат Ибраһимович, «Камаз»ГАҖнең яңа производстволарны проектлау һәм технологияләрне модельләштерү департаментының баш конструкторы.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары" АГРОкласс"дәрестән тыш эшчәнлеге кысаларында үзләренең уңышларын күрсәттеләр. Балалар кунаклар өчен туфракның кислоталылыгын билгеләү буенча мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрделәр, үзләренең белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәттеләр.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International