8 октябрь Тәтешнең Халыклар дуслыгы йортында «А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 4«А» сыйныфы укучылары игътибарына төрле милләтләр һәм мәдәният белән таныштыруга юнәлдерелгән интеллектуаль-күңел ачу программасы уздырылды.
Чара һәр халыкның гореф-гадәтләренә һәм милли кухня үзенчәлекләренә багышланган кызыклы биремнәр, викториналар һәм конкурсларны үз эченә алган иде. Тынычлык, халыклар арасындагы үзара ихтирам һәм дуслык кыйммәтләрен ачуга аерым игътибар бирелде. Программа бердәмлек һәм аңлау рухын ныгыту өчен менә дигән сәбәп булды. Әлеге күренешләр мәдәни мирасны саклауга һәм гореф-гадәтләребез белән горурлану хисен тәрбияләргә өнди.