9 октябрь Бакырчы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән «Юлда сизелерлек бул» дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр. Тәүлекнең караңгы вакытында аеруча игътибарлы булу мөһим дип ассызыкладылар. Акция кысаларында 350 метр ераклыктан яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырдылар.