Мәдәният яңалыклары

2025 елның 10 октябре, җомга

9 октябрь Олы Тархан авыл мәдәният йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Без әлеге истәлеккә тугры» дип исемләнгән театральләштерелгән концерты булып узды.

Мәдәният йорты фойесында патриотик күргәзмә һәм татар ризыкларыннан авыз итү оештырылган иде. Тамашачылар, төп геройлар белән аерылышу, югалтулар ачысын, сугыштан соң күптән көтелгән очрашуны кичереп, тамаша башыннан ук сугыш чуалышы атмосферасына чумдылар.

Үзешчәннәр биюләр, җырлар, җанлы сүзләр аша залда утыручы һәркемгә күптән көтелгән Җиңүгә бары тик иман, өмет, ватанга мәхәббәт, халыкның бердәмлеге генә алып бара икәнен җиткерделәр. Һәр музыкаль чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.

    ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International