Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 10 октябре, җомга

«Киләчәккә Билет» проекты кысаларында 9 октябрь көнне Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.

Укучылар уку йорты, укытучылар белән таныштылар, студентлардан белем алу һәм студент тормышы турында күп нәрсәләр белделәр. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе урынбасары Ильина Евгения Валерьевна белгечлекләр, юнәлешләр, теге яки бу белгечлеккә нәрсәләр өйрәтә алулары, КДАТУда нинди фәнни үзәкләр, лабораторияләр, кафедралар, фәнни казанышлар барлыгы турында җентекләп сөйләде.

Укучылар, уку формаларын, керү тәртибен җентекләбрәк белү өчен, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Экскурсия учреждение ректоры Низамов Рәшит Корбангали улы белән очрашу белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International