11 октябрь Татарстан Халыклары Дуслыгы йортының концертлар залында «Татарстанның чуаш гүзәле – 2025» матурлык һәм талантлар конкурсының финалы булып узды, биредә Олы Шәмәк авылыннан Елизавета Савелькина Тәтеш районын лаеклы тәкъдим итте.
Быел конкурсның темасы чуаш халкының күренекле хатын-кызларына багышланган иде. Конкурс кысаларында катнашучыларга дүрт җитди сынау үтәргә туры килде: милли киемнәрдәге дефиле, иҗади номер, жюри өчен милли ризыклар презентациясе һәм интеллектуаль конкурс.
Конкурс йомгаклары буенча Елизавета өченче урынны ала һәм Икенче вице-мисс исемен яулады.