Мошенниклык схемалары турында хәбәрдарлыкны арттыру максатында Нармонка мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре ата-аналар һәм укучылар өчен «Сак булыгыз, мошенниклар»дигән мәгълүмати рейдлар үткәрделәр.
👉Әңгәмә барышында катнашучылар алдауның киң таралган төрләре турында белделәр, цифрлы мохиттә һәм телефоннан куркынычсыз хезмәттәшлек буенча гамәли киңәшләр алдылар, шулай ук шәхси мәгълүматларның конфиденциальлеген саклау кирәклеге турында хәбәр ителде.