10 октябрь Льяшево авыл мәдәният йортында Эвелина Пиженко пьесасы буенча 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучы елына багышланган, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Бабоньки» спектакле булып узды.
Әлеге пьеса тамашачыларны сугыш елларында колхозчы хатын-кызларның язмышы турындагы сугыш чуалышына чумдырды. Премьерага килгән авыл халкы спектакльдә катнашучыларның хәсрәтен уртаклаштылар, һәр сәхнәне алкышлар белән каршыладылар.