12 октябрь Олы Тархан авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган «Җир хезмәт җылысы белән җылытылган» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате булып узды.
Чара барышында балалар агросәнәгать комплексы һөнәрләре һәм аларның илебез икътисадындагы әһәмияте турында белделәр.
Чара ахырында катнашучылар «Бакчачылык», «Кырчылык», «Яшелчәчелек» һәм «Терлекчелек» кебек дүрт сектордан торган «Авыл хуҗалыгы белгечләре» викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр.