13 октябрьдә «Ана йөрәге» төркеменә Нармонка мәктәбе СВО зонасында булган сугышчылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырды.
Балалар тәнәфес вакытында окоп шәмнәре өчен заготовкалар ясадылар һәм олылар белән бергәләп аларга балавыз салдылар. Җыелган азык-төлек продуктлары (консервалар, тушенка, яшелчә әзерлекләре, ярмалар, он эшләнмәләре, тәм-томнар, бал) солдат рационына зур булмаган өстәмә булачак. Шулай ук кирәкле әйберләр тегү өчен тукыма җибәргәннәр. Болар барысы да сугышчыларга безнең кайгыртучанлыкны һәм өй җылысын тоярга мөмкинлек бирәчәк.
Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык укучыларга, ата-аналарга, педагогларга һәм Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бергә без-көч!