"Яшьләр һәм балалар" милли проекты, "Балаларга иң яхшысы" подпроекты һәм хокукый агарту айлыгы кысаларында бүген Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Тәтеш районы судьясы Сурков Андрей Георгиевич булып китте. «Яшүсмер. Хокук бозулар һәм җаваплылык» темасына укучылар белән ачыктан-ачык сөйләшү булды.
Чара хокукый грамоталылыкны арттыру, яшүсмерләрнең җинаятьчелегенә профилактик йогынты ясау һәм кисәтү максатларында уздырылды. Әңгәмә барышында судья укучыларны суд системасы эшчәнлеге, төп закон актлары белән таныштырды, шулай ук судья һөнәре, балигъ булмаганнарның гражданлык-хокукый җаваплылыгы турында сөйләде. Андрей Георгиевич балаларга суд тәҗрибәсеннән гыйбрәтле мисаллар китерде һәм аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды, укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар. Нәтиҗә гади: тормышыгыз һәм киләчәгегез үзегезнең кулларыгызда! Законнарны белегез һәм бозык юлга басмагыз!